ЮХИДИнең Баулы бүлекчәсе хезмәткәрләре «Полиция Кыш Бабае»Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бу чара безнең шәһәрдә ел да үткәрелә.
Бүген Баулының күп кенә машина йөртүчеләре юлда гадәти булмаган патруль күреп гаҗәпкә калды. Аларны документларны тикшерү өчен түгел, ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында белешмәлекләр һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлау өчен туктаттылар.
Машина йөртүчеләрнең кайберләре белдергәнчә, Кыш бабай костюмы кигән ДАИ инспекторларын, Кар кызын күрү көтелмәгән хәл булды. Әкият персонажларына бигрәк тә яшь пассажирлар шатланды.
– Машина йөртүчеләрдән Яңа ел бәйрәмнәре вакытында да куркынычсызлык турында онытмауларын, яңа елда да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләрен сорыйбыз, – ди ЮХИДИнең Баулы бүлекчәсе начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Григорий Чернов.
Текст һәм фото: Айгөл Идиятуллина