Күпер 1958 елда ук төзелгән. Ул Казан-Оренбург Р – 239 трассасының 385 нче чакрымында урнашкан.
Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәр итә.
Күпер терәкләренең бетон катламы торгызылган, күпер полотносының бөтен конструкциясе алыштырылган.
Шулай ук күпердән су агызу системасы булдырылган, баскычлар урнаштырылган, 300 метрга якын барьер һәм периль коймалар алыштырылган, термопластик белән тамга төшерелгән.