Ярышлар дүрт көн дәвамында “Девон” боз сараенда барды. Анда Баулы, Бөгелмә, Зәй, Кама Аланы һәм Чирмешәннән яшь хоккейчылар командалары көч сынаштылар.
Алдагы көннәрдә баулылылар Кама Аланы (9:1), Зәй (2:1), Чирмешән (2:4) командалары белән очраштылар.
Нәтиҗәдә беренче урынга Чирмешәннән “Стальные совы” командасы лаек булды. Бүген баулылылар һәм бөгелмәлеләр арасында икенче һәм өченче урыннар өчен киеренке көрәш барды. Нәтиҗәдә, Бөгелмәнең “Арслан” командасы 6:2 исәбе белән икенче урынны, Баулы хоккейчылары өченче урынны яуладылар.
Баулы “Девон” командасыннан Алексей Кульгутин һәм Владимир Стекольщиков иң яхшы уенчылар дип табылдылар.