14 декабрьдә яшь баулылар Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында удмурт этномәдәни компонентлы белем бирү учреждениеләре укучылары арасында үткәрелгән «Мудорвай» республика конкурсының гала-концертында катнаштылар.
Концерт барышында Татарстанның төрле районнарыннан 100 гә якын катнашучы чыгыш ясады. Баулы районын Кирилл Алексеев һәм Бек Гладков (Покров-Урустамак мәктәбе, җитәкчесе Раиса Безенова); София Вотчинникова (Удмурт-Ташлысы мәдәният йорты, җитәкчесе Ирина Вотчинникова); «Родничок» вокаль ансамбле (Баулы шәһәренең 2нче мәктәбе, җитәкчесе Наталья Абзалова); «Радуга» бию коллективы (Покров-Урустамак мәдәният йорты, җитәкчесе Наталья Зайдуллина) тәкъдим итте.
Гала-концертта катнашучыларның барысы да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды.