Баулы районында чираттагы юбилей

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

8 декабрь көнне Уба авылында яшәүче Наилә Гарифулла кызы Хәлфина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу якшәмбедә юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Хөснуллина һәм Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина котлады.

Авыл клубы мөдире Нурия Хәлиуллина, Кадрия Хәлиуллина белән бергә, юбилярга музыкаль котлау бүләк иттеләр.

Наилә Гарифулла кызының гаиләсе зур: өч баласы, дүрт оныгы һәм инде өч оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International