Баулы районында авыл хуҗалыгы техникасын ташламалы шартларда яңартырга мөмкин

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре техника паркын яңартуга 0 процент беренчел взнослыташламалы лизингтан файдалана алалар.

Беренчел 0 процентлы кертемнән тыш, ташламалы лизингның өстенлекләре - инфляциядән кимрәк  дәрәҗәдә кыйммәтләнү (еллык 3 процент) һәм аграрчыларның сезонлы акчалата агымнары белән төп лизинг түләүләрен синхронизацияләү. Шулай итеп, Баулы фермеры чәчү һәм урып-җыю эшләрен башкаруга ресурслар керткәндә, лизинг түләүләрен киметелгән күләмдә кертә ала.

Җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре «60/40 программа»сыннан файдалана алалар, аның буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан сатып алынган техника һәм җиһазлар бәясенең 40 проценты субсидияләнә. 

Росагролизинг Татарстанга барлыгы 4 мең берәмлектән артык авыл хуҗалыгы техникасы, 77 мең баш нәселле терлек һәм 18 млрд. сумлык төрле җиһазлар китерелгән.

Росагролизинг генераль директоры Павел Косов һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов арасындагы эшлекле аралашу вакытында билгеләп үтелгәнчә, Татарстан аграрийлары өч еллык чорга техника лизингына ихтыяҗны билгеләү кысаларында 2,2 мең берәмлек үзйөрешле техника сатып алу планнары турында белдергәннәр, һәм Росагролизинг республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә бу мәсьәләдә ярдәм итәргә әзер.

Техника паркын яңартуны, җиһазлар яки нәселле терлекләр сатып алуны планлаштыручы Баулы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре барлык сораулар буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына 8(843)221-76-64 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар. Белгечләр техника сайлауда һәм документлар әзерләүдә ярдәм итәчәкләр, ташламалы программалар буенча консультация һәм  кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International