Бүген район Советының утырышлар залында Җиңү Паркы һәм Хезмәт Даны территориясен үстерү концепциясе буенча беренче җәмәгатьчелек фикер алышуы узды. Фикер алышуга Казан архитекторлары чакырылган иде.
Элегрәк Баулы муниципаль районы сайтында тавыш бирү узды. Халык шәһәрнең кайсы өлеше төзекләндереләчәген сайлады.
Күпчелек тавыш - 80 проценттан артык, Җиңү паркы өчен бирелде. Халык нәкъ менә әлеге паркны 2020 елда төзекләндерә башлау өчен тавыш бирде.
Җиңү паркын масштаблы реконструкцияләү 1995 елда да узды. Танклар, самолет куелды.
Паркны төзекләндерү һәм реконструкцияләү буенча иҗтимагый оешмалар, предприятие, өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләреннән күп кенә тәкъдимнәр һәм теләкләр җиткерелде.
фото: Айгөл Хөсәенова