Бу ике бәйрәм Ватаныбыз халкын берләштерә, аның үсеше, имин, тыныч тормыш хакына хезмәт куярга чакыра.
Республикабыз – яңалыкка омтылучы, сәнәгать куәтен даими үстерүче, тулы канлы тормыш белән яшәүче абруйлы төбәк. Без Татарстан туфрагында бергә гомер итүче халыкларның мәдәни һәм рухи кыйммәтләренә үзара хөрмәт белән карауда, бергә килешеп, аңлашып яшәүдә гасырлар дәвамында тупланган бай тәҗрибәгә ия.
Тормышның югары дәрәҗәсе һәм югары сыйфаты – республикабыз үсешенең реаль максаты. Принципиаль юнәлеше актив социаль сәясәт булган Татарстан Республикасы Конституциясе моңа нигез сала.
Кадерле баулылылар! Сезгә чиксез бәхетләр, иминлек һәм муллык, күңел күтәренкелеге, тормыш ныклыгы телим.