Коммерциячел булмаган оешмалар (алга таба – НКО) һәм Татарстан Республикасы бизнесы вәкилләре өчен «Социаль ярминкә» I Республика хәйрия фестиваленә теркәлү ачылды. Ул 2019 елның 7 декабрендә 10:00 сәгатьтән 15:00гә кадәр «Казан» халыкара ат-спорт комплексында узачак, адресы: Казан ш., Патрис Лумумба ур., 47А/1 йорт.
Чарага теркәлүне 2019 елның 5 декабренә кадәр түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк: http://социальнаяярмарка.рф/.
Теркәлү кыенлык тудырса, мөрәҗәгать итәргә: 8(843) 567-80-93; 567-80-97; 567-80-98.