Баулылар игътибарына: ЮХИДИ электрон карарларына язылу рәсмиләштерергә мөмкин

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы (алга таба-министрлык) Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе белән берлектә кәгазь карарлардан (штрафлардан) баш тарту сервисын эшләп чыгарды һәм гамәлгә кертте.
Сервис Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында (алга таба – Портал) эшли һәм онлайн-хәбәрнамәләргә язылу рәсмиләштерергә тәкъдим итә (https://uslugi.tatarstan.ru/gibdd). Хәзерге вакытта почта аша карарлар китерүгә чыгымнар 250 миллион сумнан артык тәшкил итә. Электрон карарларны гамәлгә кертү Татарстан Республикасының бюджет акчаларын янга калдырырга һәм аларны мөһим социаль максатларга бүләргә мөмкинлек бирәчәк. Сервис кулланучылар вакытын янга калдыра, чөнки карар турында хәбәр «ТР хезмәтләре» ("Услуги РТ") мобиль кушымтасы аша электрон почтага килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International