Кичә Үзәк китапханәдә «Профи» клубының чираттагы утырышы узды. Баулы шәһәренең 6нчы урта мәктәбе 9нчы сыйныф укучылары өчен "Коткаручы һөнәре" темасына әңгәмә узды. Анда ПЧ-14 каравыл начальнигы Флюр Салахов катнашты.
Флер Хәнәфи улы коткаручы һөнәре, булачак коткаручыга кирәкле сыйфатлар турында сөйләде.
Моннан тыш, балалар тематик китап күргәзмәсе белән танышты.