«Слагаемые выбора профессии» проекты кысаларында Баулы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Радуга» үзәге белән берлектә Баулы мәктәпләре укучылары өчен һөнәри чара уздыра.
«2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру» проекты кысаларында "Баулы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" ДКУ "Радуга" үзәге белән берлектә һөнәр сайлау проектын тормышка ашыру буенча эш башладылар.
Әлеге проект өч этапта уза. Беренче этап - эшкуарлар белән очрашу иде. Икенче этап - мастер-класслар (пыялада витраж стилендә картиналар ясау, гипс сувенирлары ясау, балчыктан сувенирлар ясау, йомшак Яңа ел уенчыклары ясау).
Ниһаять, өченче этап - ярминкә старт ала, ул 2019 елның 30 ноябрендә һәм 1 декабрендә «Эдем» сәүдә үзәгендә (2 катта) узачак.