2019 елның февралендә Россия Федерациясе Президенты АСИга эшлекле берләшмәләр белән берлектә эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен цифрлы платформа эшләү бурычын куйды.
Цифрлы платформа булдыру һәм гамәлгә кертү максатларында РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 4 июнендәге 1197-р номерлы карары белән «Эшкуарлар мөрәҗәгатьләре белән эшләү платформасы» автоном коммерциячел булмаган оешма булдырылды.
2019 елның 19 ноябрендә платформа эшен рәсми тәкъдир итү булды: https://tpprf.ru/ru/news/prezident-tpp-rf-sergey-katyrin-na-press-konferentsii-nazval-dva-usloviya-dlya-uspekha-platformy-po--i334282/. Платформа тест режимында эшли. Әлегә Эчке эшләр министрлыгы гамәлләренә мөрәҗәгатьләрне генә карау мөмкин. Алга таба платформа эшенә РФ Тикшерү комитеты, Федераль куркынычсызлык хезмәте һәм Генераль прокуратура кушылачак.
Платформа сайты: https://забизнес.рф/.
Мөрәҗәгать бирү өчен әлеге сайтта теркәлү процедурасын узарга кирәк. Мөрәҗәгатьне тапшырганнан соң, ул Платформа модераторы тарафыннан эшкәртеләчәк һәм эчке эшләр министрлыгына, шулай ук, мөрәҗәгать иткән кеше теләге буенча, эксперт бәясе алу мөмкин булган бизнес-берләшмәләрнең берсенә җибәреләчәк.
РФ ССПга эшмәкәрләр мөрәҗәгатен платформа аша карау өчен җаваплы итеп закон чыгару эшчәнлеге Департаменты җитәкчесе Воробьев Сергей Евгеньевич билгеләнде - тел.: 8 (495) 620-05-72, vse@tpprf.ru.