Баулыларны "Туризм лидеры" республика конкурсында катнашырга чакыралар

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты «Туризм лидеры» республика конкурсында (алга таба – Конкурс) катнашырга чакыра, аның максаты - туризм базарының иң яхшы катнашучыларын һәм юнәлешләрен ачыклау, Татарстан Республикасында югары нәтиҗәле һәм конкурентлыкка сәләтле заманча туристлык комплексын булдыруда турбизнес көчен берләштерү.

Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән туристлык индустриясе объектлары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары, Татарстан Республикасының профильле уку йортлары, иҗтимагый оешмалар, шулай ук физик затлар катнаша.

Конкурс турында Нигезләмә Дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырылган http://tourism.tatarstan.ru/rus/lider-turizma-2019.htm («Конкурслар» бүлегендә). Материалларны конкурс комиссиясенә 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк.

Конкурста җиңүчеләрне рәсми бүләкләү тантанасы 2019 елның 20 декабрендә булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International