Бүген Баулы шәһәренең универсаль спорт залында 8-11 яшьлек спортчылар арасында киокусинкай буенча ачык бәйге узды.
Баулыга Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт, Зәй, Кукмара, Октябрьский, Чистай шәһәрләре балалары - барлыгы ике йөздән артык малай һәм кыз - үз осталыкларын сынап карарга җыелды.
Баулыларны һәм шәһәр кунакларын Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм ТР киокусинкай федерациясе башкарма директоры Ирек Фәррәхов сәламләде.
Ярыш берьюлы ике татамида үтте һәм алты сәгатькә якын дәвам итте.
Безнең районнан 27 бала - тренер, "БАРС" каратэ клубы җитәкчесе Ильяс Садретдинов һәм Владимир Савельев укучылары катнашты.
12 яшь баулылы призлы урыннар яулады. Пьедесталның беренче баскычына Роберт Хафизов, Раил Муллаев, Кәрим Вәлиев күтәрелде. Икенче урынны Тимерхан Фәйрушин, Рәсил Габсалихов, Ксения Шкинова яулады, өченче урында – Нияз Сәмигуллин, Данил Кирсанов, Данияр Әхмәтов, Айдар Әхмәтханов, Илназ Хәбибуллин, Тимур Ибәтуллин.
Фәридә Зыярова