Баулы шәһәренең универсаль спорт залында «Алойл» ЯАҖ Спартакиадасының чираттагы этабы – компаниянең бүлекчәләре арасында Көзге «Күңелле стартлар» булып узды.
Нәтиҗәдә «Алойл-Ремсервис» ҖЧҖ командасы җиңү яулады, «Нефтепромысел» командасы – икенче, «Электронефтеавтоматика» командасы өченче урында.
Киләсе атнада Спартакиаданың дүртенче этабы – мини-футбол буенча ярышлар башлана.