Бүген Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Ул, гадәттәгечә, җирле артистлар башкаруында матур номерларга бай булды һәм тулы аншлаг белән узды.
Мәдәният йортының фойесында ук бәйрәм атмосферасы булдырылган иде: биредә кул эшләре, камыр ризыклары, кулдан ясалган бизәнү әйберләре һәм башкалар ярминкәсе оештырылды. Анда шәһәрнең белем бирү учреждениеләре, осталары актив катнашты.
Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин әниләргә җылы теләкләрен җиткерде. Ул шулай ук биш бала анасы, 3нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Алия Зуйковага Татарстан Республикасының «Ана даны – Материнская слава» медален тапшырды.
Баулы муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән шулай ук дүрт бала анасы, мәгариф бүлеге бухгалтеры Инна Галиуллина, алты бала анасы, Покровский-Урыстамак авыл мәдәният йорты хормейстеры Людмила Егорова, биш бала анасы, «Миңнуллин Г. С.» КФХ баш ветеринария табибы Ирина Золотарева, дүрт бала анасы, Алексеевск мәктәбе пешекчесе Олеся Зиннәтшина, биш бала анасы, «Бөгелмә электр челтәрләре» филиалының Баулы районы электр челтәрләре диспетчеры Лилия Колесникова, өч бала анасы, РФ Пенсия фондының Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары буенча баш идарәсе пенсияләрне яңадан исәпләү һәм түләү бүлеге начальнигы Физалия Шәрәфетдинова.
Моннан тыш, бәйрәмдә баулылар Алия Гафарова, Светлана Мокеева, Зөлфия Зиннәтуллинага ана капиталы сертификатлары тапшырылды.
Фәридә Зыярова