Салым түләү вакыты чыгып бара

2019 елның 22 ноябре, җомга

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17нче районара инспекциясе күчемсез милек, транспорт чаралары һәм җир кишәрлекләре хуҗаларына 2 декабрь – 2018 ел өчен милек салымнары һәм НДФЛ түләүнең соңгы көне, дип искә төшерә.

Моны вакытында эшләмәсәң, киләсе көннән, ягъни 2019 елның 3 декабреннән салым түләүче бурычлыга әверелә. Бурычның һәр көненә пеня исәпләнәчәк.

Безнең районда гамәлдәге салым ставкалары һәм ташламалар турындагы мәгълүмат белән Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында танышырга мөмкин. Милек салымнарын теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин: - Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы "Физик затлар өчен шәхси кабинет" һәм "Физик затлар салымнарын һәм пошлиналарын түләү" интернет-сервислары ярдәмендә;

- Россия Банкының яки Почтасының теләсә кайсы бүлегендә;

- түләү терминаллары аша.

Әгәр салым белдерүе килмәсә, гражданин салым инспекциясенең территориаль участогына яки КФҮләргә мөрәҗәгать итә яки бу хакта «Салым түләүченең шәхси кабинеты» яки «Россия Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә» сервисы ярдәмендә гариза җибәрә ала. Салым түләгәндә 2 декабрьдән соң исәпләнгән салымнар суммасын гына түгел, исәпләнгән пеняларны да түләргә кирәк.

Әгәр гражданин салымны вакытында түләмәсә, салым органы аңа таләп җибәрәчәк. Әгәр ул үтәлмәсә, салым органы бурычларны түләттерү өчен судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булачак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International