Баулыда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең күчмә утырышы узды

2019 елның 15 ноябре, җомга

14 ноябрьдә 2нче номерлы мәктәптә Баулы муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең күчмә утырышы узды. Комиссия утырышында ата-аналар һәм балигъ булмаган балаларга карата административ материаллар каралды, мәктәп вәкилләре «2нче урта мәктәптә тәрбия эшен оештыру" мәсьәләсе буенча чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International