«Сыйфат атнасы» кысаларында һәм кулланучылар базарында белем дәрәҗәсен күтәрү һәм хокук бозуларны кисәтү максатыннан, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Галиева Кадрия, «Роспотребнадзор»ның Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарындагы территориаль идарәсе баш белгече Алатырева Галина һәм икътисад һәм территориаль үсеш бүлегенең әйдәп баручы белгече Низамова Индира "Здравушка" сәламәт яшәү рәвеше клубы әгъзалары белән очрашу үткәрде.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкиле катнашучыларга үткәрелә торган эш, сөт продукциясен сатудагы яңалыклар, азык-төлек товарлары сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде. Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкиле претензияләр бирү һәм карау тәртибе, сыйфатсыз товарларны сатып алган очракта сатучыга карата претензия формасы турында сөйләде. Башкарма комитет вәкиле кулланучылар белән үз эше турында сөйләде. Тикшерүләр барышында аеруча еш очрый торган хокук бозулар һәм аларны булдырмау ысуллары каралды. Сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыккан низаглы хәлләрне хәл итү тәртибе конкрет мисалларда тикшерелде.
Очрашу ахырында катнашучылар хезмәт вәкилләренә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар.