11 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр 2004-2005 елларда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан беренчелегенең зона уеннары узды.
Ярышларда 11 команда катнашты. Баулы районы данын 2нче «Комфорт» спорт мәктәбе футболчылары (тренер Аршак Микаелян) һәм «Факел» (тренер Сергей Кабаков) командалары яклады.
«Комфорт» командасы беренче урынны алды һәм декабрьдә узачак финалга чыкты.
Фото: Instagram @official_bavly