Цифрлы эфир телевизион тапшыруларга күчкәндә каралган социаль ярдәм чаралары турында

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Социаль якланмаган категорияләрдәге гражданнарга цифрлы эфир телевизион тапшыруларга күчүдә адреслы ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан «2019 елда цифрлы телевизион приставка һәм (яки) цифрлы телевидение тапшырулары сигналын кабул итү өчен телевизион антенна сатып алуга чыгымнарны компенсацияләү турында» карар кабул ителде.

Компенсация цифрлы телевизион приставка яки телевизион антеннаның факттагы бәясе күләмендә, ләкин җиһазларның һәр төре буенча 1000 сумнан да артмаган кълщмдщ бирелә.

Компенсация билгеләү өчен, 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча, яшәү урыны буенча республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International