Яшь баулылар "Алтын битлек-2019" балалар театр коллективлары конкурсының икенче район фестивалендә катнаша

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

12 ноябрьдә балалар театр коллективларының "Алтын битлек-2019" икенче район фестивале старт алды. Өч көн дәвамында авыл мәдәният йортлары каршында эшләүче 20 коллектив чыгыш ясаячак

Яңа Чуте мәктәбе базасында беренчеләрдән булып Хәнсевәр һәм Яңа Чүте авыллары коллективлары чыгыш ясады. Ике коллектив та дипломнар һәм татлы бүләкләр алды.

Жюри әгъзасы  - Муса Җәлил исемендәге район мәдәният йортының методик бүлек мөдире Нурия Ризванова билгеләп үткәнчә, бәйге коллективларның осталыгын күтәрү, иң яхшыларны ачыклау, шулай ук балаларны театрга җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Аннан соң һәр коллектив ел дәвамында бу спектакльләр белән төрле мәйданчыкларда - республика дәрәҗәсендә, район күләмендә чыгыш ясый.

Жюри шулай ук Шалты, Николашкино, Покров-Урыстамак, Измайлово, Исергәп һәм Новозареченск коллективлары осталыгын бәяләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International