Баулы районында 1-11 нче сыйныф укучылары арасында "Бозда һәм суда сак булам" дип исемләнгән рәсем һәм видеороликлар республика конкурсының муниципаль этабы узды.
Конкурста 70 тән артык бала катнашкан. "Бозда һәм суда сак булам" Республика рәсемнәр һәм видеороликлар конкурсында җиңүчеләрнең йомгаклау протоколы белән Баулы-информ сайтында танышырга мөмкин.
Беренче урыннарны алган эшләр конкурсның республика этабына җибәреләчәк.
Конкурста катнашучыларның барысы да грамота һәм катнашучы сертификатларын электрон вариантта алачак.