Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы архивына 2017 елдан бирле күчемсез милеккә 125 меңнән артык документ оригиналы керде, шулардан 65 меңнән артыгы – 2019 елның 10 аена карый. Нигездә, дәүләт хезмәтләре күрсәтү нәтиҗәләре буенча әзерләнгән күчемсез милек объектларына хокук раслый торган һәм «кирәксез» булып калган документлар. ТР Кадастр палатасы күчемсез милеккә булган онытылган документларның кайда саклануын һәм аларны ничек алырга мөмкин булуын аңлатты.
Күчемсез милеккә әзер документлар күпфункцияле үзәк офисында 30 календарь көне дәвамында саклана. Әгәр бер ай дәвамында теге яки бу сәбәпләр аркасында гариза бирүче алар артыннан килмәсә, Документлар ТР буенча Кадастр палатасы архивына тапшырылачак.
ТР Кадастр палатасы 2017 елдан бирле кирәкле булмаган документларны бирү һәм саклау буенча вәкаләтләргә ия. Моңа кадәр теркәү-хисап эшләре нәтиҗәләре буенча соралмаган Документлар Росреестрның ТР буенча идарәсендә сакланды. Шуңа күрә, әгәр дә документлар 2016 елга кадәр онытылган икән, ТР буенча Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
ТР шәһәрләре һәм районнары халкы өчен мөһим мәгълүмат. Документларны вакытында алмаган Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары халкы, билгеләнгән сроклардан соң, ТР буенча Кадастр палатасы архивына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә тиеш: Казан ш., Кулагин ур., 1.
ТР буенча Кадастр палатасы экспертлары түбәндәге алгоритмны тәкъдим итә: 1) мөрәҗәгать итүче яки аның законлы вәкиле КФҮнең бердәм белешмә телефоны буенча мөрәҗәгать итә: (843) 222-06-20. Документ архивка тапшырылган очракта, аның белгечләре белән телефон аша элемтәгә керә: 8(843) 514-90-77 (2237), һәм визит вакытын, процедураның детальләрен сорый.
Документ, кагыйдә буларак, мөрәҗәгать иткән көнне үк әзер була.