Хөрмәтле баулылар!
Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
Моннан дүрт гасыр элек үз дәүләтчелеген саклап калу өчен барган гаять авыр көрәштә Россия халкы зур җиңүгә ирешә. Ватан иминлегенә куркыныч янаган авыр вакытта төрле милләт вәкилләренең бергәләшеп илбасарларга каршы күтәрелүе Россиядә таркаулык процессын туктата, берләшүгә омтылыш көчәя. Халыклар бердәмлегенең һәм дуслыгының нинди зур көчкә ия булуына илебез тарихыннан бик күп мисаллар китерергә мөмкин булыр иде. Бу дәһшәтле сугыш елларында гына түгел, ә тыныч тормышта да чагыла. Республикабызда, районда төрле милләт вәкилләре үзара дустанә мөнәсәбәттә яшиләр, аларның бердәм булып, ярдәмләшеп эшләве бүгенге уңышларыбызның, киләчәгебезнең нигезен тәшкил итә.
Халыклар бердәмлеге көне тирән патриотик мәгънәгә ия. Яшь буында ил тарихына, ата-бабаларыбыз каһарманлыгына ихтирам тәрбияләү иҗтимагый мөнәсәбәтләрне яхшыртуга ярдәм итә.
Халыклар бердәмлеге илдәге социаль-икътисадый үсешнең, кешеләр иминлегенең мөһим шарты булып тора.
Сезгә, кадерле баулылар, нык сәламәтлек, бәхет һәм игелекле гомер телим.
Рамил Гатиятуллин, Баулы муниципаль райны башлыгы