Баулыда "Россия офицерлары" Гомумроссия иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе оешты

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген эш визиты белән Баулыга генерал-лейтенант, «Россия офицерлары» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге Президиумы рәисе Шамил Дәүләтгильдиев килде. Ул районның көч структуралары вәкилләре һәм ветераннары белән очрашты.

Шамил Дәүләтгилдеев баулыларга кыскача гына «Россия офицерлары» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге, шулай ук аның төбәк бүлеге турында сөйләде. Ул очрашуда катнашучыларга Баулы муниципаль районында Бөтенроссия оешмасының җирле бүлеген оештырырга һәм аның рәисен сайларга тәкъдим итте. Күпчелек тавыш белән шулай ук РФ Эчке эшләр министрлыгының Баулы муниципаль районы буенча бүлегенең ветераннар Советы рәисе булып торган Хәмит Зәйнәгетдинов сайланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International