Баулыда балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы үтте

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 24 октябрьдә Баулы муниципаль районы Советының утырышлар залында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

Утырышта Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, Баулы шәһәре прокуроры Фәнис Сәлимов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы муниципаль районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Александр Иванов, авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре, спорт бүлекләре начальниклары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Комиссиянең киңәйтелгән утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек һәм хокук бозулар торышына анализ; балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы субъектларының «Социаль-куркыныч хәлдә булган балаларны һәм гаиләләрне исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасында эше, район авыл җирлекләре буенча "социаль хәвеф" картасы. Шулай ук мәгариф оешмаларында балаларның караучысызлыгын һәм балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү мәсьәләсе дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International