Баулыда коррупциягә каршы көрәш темасы буенча фикер алыштылар

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 24 октябрьдә, Баулы муниципаль районы Советының утырышлар залында Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары муниципаль хезмәткәрләренең коррупциягә каршы темасына очрашуы узды.

Чараны Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин ачып җибәрде.

Доклад белән Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган юристы, РФ прокуратурасының Мактаулы хезмәткәре, философия фәннәре кандидаты, доцент Кафил Әмиров һәм генерал-лейтенант, «Россия офицерлары» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге Президиумы рәисе Шамил Дәүләтгилдиев чыгыш ясады.

Әлеге очрашуда прокуратура һәм Баулы муниципаль районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.

Чыгышлардан соң муниципаль хезмәткәрләр үз сорауларын бирә һәм тулы җаваплар ала алдылар. Кафил Әмиров иң кызыклы сорау өчен Ютазы районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альбина Саматовага үзенең «Миңа 70» китабын бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International