Ноябрьдә баулыларны ике өстәмә ял көне көтә

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Нәтиҗәдә, Татарстанда киләсе айда 11 ял көне булачак.

Ноябрь аенда Татарстан халкының өстәмә ике ял көне булачак: Халыклар бердәмлеге көнендә, 4 ноябрьдә, һәм 6 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Моннан тыш, 5 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак. Киләсе айда биш көнлек эш атнасында татарстанлылар 11 көн ял итәчәк дигән сүз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International