800дән артык баулылы "Татарча диктант" язды

2019 елның 19 октябре, шимбә

Бүген бөтен дөньяда, шул исәптән Баулы районында да, «Татарча диктант» акциясе узды.

Мондый акция инде дүртенче тапкыр үткәрелде. Узган ел безнең районда 80нән артык кеше  татарча диктант язса, быел, башлангыч мәгълүматлар буенча, 800дән артык  кеше - мәктәп укучылары, шәһәр һәм авыл халкы.

Акция 16 мәйданчыкта - 13 авыл мәктәбендә, шулай ук 3нче мәктәптә, 4нче гимназиядә һәм Баулы шәһәренең 1нче мәктәбендә узды.

Районда иң зур мәйданчык булып 3нче номерлы мәктәп булды. Монда 300 дән артык кеше җыелган иде. Актлар залында диктант башланыр алдыннан барлык катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җирле бүлекчәсе рәисе Фәридә Зыярова сәламләде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Ильмира Хөснуллина да килгән кунакларга котлау сүзләрен җиткерде.

Диктант нәтиҗәләрен tatar.diktant сайтында 10 көннән соң карарга мөмкин булачак.

фото: Светлана Васильева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International