Бүген "Көнчыгыш кухнясы" кафесында Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасының хисап конференциясе булып узды.
Баулы районында сукырлар җәмгыяте бюросының 2018 елның IV кварталында һәм агымдагы елның 9 аенда башкарган эше турында җәмгыять рәисе Ольга Лыкова чыгыш ясады. Узган елда 70тән артык чара оештырылуын билгеләп үтте. Җәмгыять вәкилләре республика һәм төбәкара спорт ярышларында актив катнашканнар һәм призлы урыннар алып кайтканнар. Моннан тыш, Баулыда сукырлар арасында өстәл теннисы буенча республика турниры оештырылган.
Рәсми өлештән соң уңышка ирешкән җәмгыять әгъзаларын бүләкләү тантанасы узды. Шулай ук 15 активистка кыйммәтле бүләк тапшырылды. Конференция чәй өстәле артында тәмамланды.