Үз бизнесың турында сөйлә, startup-шоуда катнаш һәм 5 миллион сум от!

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

14 октябрьдә эшкуарларга багышланган иң масштаблы startup-шоуда катнашуга гаризалар җыю башланды.

Оештыручылар һәм чакырылган экспертлар бизнес-проектларны нульдән башлап ничек тормышка ашырырга һәм иң перспективалы катнашучыны ничек сайларга икәнлеген сөйләячәкләр. 
Программа эшмәкәрлекне популярлаштыру һәм кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча милли проектны гамәлгә ашыру кысаларында эшли башлады. 
Шоуны оештыручылар фикеренчә, жюри сайлап алынган 10 эшмәкәр  бер ай дәвамында остазлар күзәтүе астында үз проектын үстерәчәк. Бу вакыт эчендә алар бизнес-идеядән башлап инвестицияләр җәлеп итүгә кадәр юл узачак. Эшмәкәрләрнең 9 чыгарылышының һәрберсендә төрле сынаулар көтә. Проект кысаларында алар Россиянең иң яхшы инновацион компанияләренә барачаклар, анда тәҗрибә уртаклашачаклар һәм тематик биремнәрне үтәячәкләр. Һәр сынау нәтиҗәләре буенча, катнашучыларның берсе бизнес-ярыштан китәчәк.
Үз эшен үстерүгә төп призны - 5 миллион сумны — иң көчле бизнесмен алачак. Аны абруйлы эшмәкәрләр һәм инвесторлардан торган жюри сайлап алачак. 
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, шоуда катнашу -  эшмәкәрләр өчен бик яхшы мөмкинлек.  
Катнашучыларны сайлап алу 14-22 октябрьдә берничә этапта узачак, алар арасында анкеталау һәм видео-презентация дә бар. Шоу 26 октябрьдән 30 ноябрьгә кадәр Мәскәүдә төшереләчәк һәм интернет аша трансляцияләнәчәк. 
Проектта катнашуга яшь буенча чикләү юк.
Критерийлар:

- бизнес-идеяләрнең перспективасы;

- 1 елдан алып бизнеста тәҗрибә;

-  РФ гражданлыгы.
Катнашу өчен гариза бирергә: https://clc.to/MOYBIZNES

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International