Үлемсез Кощей – террорчы?

2012 елның 2 октябре, сишәмбе
21 сентябрьдә М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында “Балалар террорчылыкка каршы” дип исемләнгән чара үткәрелде. 2нче мәктәпнең 1-4 сыйныф укучылары алып баручының террор һәм тынычлык турында сорауларына җаваплар бирделәр һәм хәтта, үз фикерләре буенча, террорчыларга охшаган мультипликацион  персонажларны да атадылар. Иң популяр җаваплар – Үлемсез Кощей, бүре һәм киек казлар.
Әлеге чара барышында укучыларга террорчылык һәм аның нәтиҗәләре турында кыска метражлы мультипликацион фильмнар күрсәтелде.
Кечкенә тамашачылар алдында чыгыш ясаган Баулы район эчке эшләр бүлеге өлкән лейтенанты, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Л.Габдрәфыйкова куркыныч хәлләрдән котылу өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты.
Мавыктыргыч чара террорчылык һәм тынычлык турында плакат ясау биреме белән тәмамланды, балалар аңа зур энтузиазм белән алындылар.

Хезмәткә дан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International