Бәйрәм белән!

2012 елның 1 октябре, дүшәмбе
Сезне ихлас күңелдән бәйрәмегез – Өлкәннәр көне белән тәбриклим!
Октябрьнең беренче көне безнең туганнарыбызга һәм якыннарыбызга – әниләребезгә һәм әтиләребезгә, әбиләребезгә һәм бабаларыбызга, остазларыбызга һәм өлкән иптәшләребезгә эчкерсез ярату хисен һәм чиксез хөрмәтебезне белдерү, түземле, игелекле булуларына һәм авыр минутларда ярдәм күрсәтүләренә рәхмәт белдерү өчен матур бер сәбәп ул.
Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре, якташлар! Рухи
ныклыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез һәм күңел сизгерлегегез сезгә карата тирән ихтирам хисе уята. Сезнең тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән акыллы киңәшләрегез безгә эшебездә дә, көндәлек тормышыбызда да бик кирәк. Безнең өчен кадерле олы байлык ул. Районыбыз һәм шәһәребез хакына куйган хезмәтегез өчен сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Балаларыгызның һәм оныкларыгызның гаиләләренә – иминлек һәм тотрыклылык, ә сезгә якын кешеләрегезнең күңел җылысын, кайгыртучанлыгын һәм игътибарын тоеп яшәвегезне телибез.


Альберт ХӘБИБУЛЛИН, Баулы муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International