“Киләчәк – экстремизмсыз, экстремизм - киләчәксез”

2012 елның 28 сентябре, җомга

Шул уңайдан 28 сентябрь көнне үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “Киләчәк – экстремизмсыз, Экстремизм - киләчәксез” дип исемләнгән Аграр колледж студентлары һәм Баулы муниципаль районы имам мөхтәсибе Исмәгыйл хәзрәт Биккинин катнашында ток-шоу узды.

         Чара башланыр алдыннан милли әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире студентларга “Ә бездә экстремизм, террорчылык күзәтеләме?” дигән сорау белән мәрәҗәгать итте. Ток-шоу барышында укучылар Исмәгыйл хәзрәт Биккинин ярдәме белән шушы сорауга җавап табарга тырыштылар.

         Сүзлектә “экстремизм – ул чиктән тыш карашлар яклы булу” диелә. Бу сүзнең яңгырашы ук куркыныч. Экстремистлар тынычлык сөюче кешеләрне үтерәләр. Алар кешеләрне милләтләре, расалары, диннәре буенча төркемнәргә бүлеп карыйлар. Террорчылар тышкы кыяфәтләре, үз-үзләрен тотышлары белән башкалардан аерылып торалар. Алар теләктәш итеп үз-үзләренә ышанычлары, ихтыяр көчләре булмаган кешеләрне сайлыйлар. Шуңа күрә сез, яшьләргә, аеруча сизгер дә, белемле дә, игътибарлы да,физик яктан көчле дә булырга кирәк”, – диде ул.

         “Экстремизм” төшенчәсе төрле хокукый актларда да телгә алына. “Бу юкка гына түгел. Экстремизм – кеше хокуклары һәм иреге”, “конституцион строй нигезләре” кебек РФ Конституциясе тарафыннан ныгытылган хокукларга кул сузу.

         “Нәрсә ул толерантлык?” дигән сорауга залдан “Толерантлык – башка кешеләрнең хокукларын хөрмәт итү”, “башкаларны гафу итә белү”, “башка халыкларның диннәрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен ихтирам итү”,  “шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек” кебек җаваплар яңгырады.

         Бездә экстремизмга урын юк. Без, төрле милләт балалары, бер-беребез белән дус-тату яшибез, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәбез. Дуслык-татулык – иң зур байлык”, дигән нәтиҗә ясадылар ток-шоуда катнашучы балалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International