Ябык бассейн бинасында капиталь ремонт эшләре тулы куәтенә бара. Бассейн касәсе, киенү-чишенү бүлмәләре, фойе, бинаның түбәсе һәм башка бик күп нәрсәләр яңартыла. Ремонт барышы турында безгә спорт комплексы директоры Илнур Хәйруллин сөйләде.
- Капиталь ремонт республика программасы буенча үткәрелә. Республика бюджетыннан бу максатка 90 миллион сум акча бүлеп бирелгән, – дип аңлатты спорткомплекс директоры Илнур Хәйруллин. – Узган ел ахырында җиһазларны сүтеп, вентиляция системасы алмаштырыла башлады, ә 2019 ел башыннан ук ремонт эшләренә керешелде. Җылылык, су чистарту системасы тулысынча алыштырылды.
Спорт комплексы директоры сүзләренә караганда, хәзерге вакытта эш 28 процентка башкарылган.
Алда түбәне алыштыру һәм зур бассейн төбен киметү эше көтә.
Илнур Хәйруллин билгеләп үткәнчә, планлаштырылганның барысы да зур чыгымнар һәм вакыт таләп итә. Әмма эшләр графиктан алда бара, шуңа күрә ябык бассейнны ачу, контрактта язылганча, декабрьдә түгел, ә сентябрь азагында – йөзү сезоны башлануга көтелә.
Автор һәм фото: Ләйсән Галимова
Чыганак: Баулы-информ