Тимур Ногъманов: Татарстан районнарында эшлекле климатны яхшыртуга юнәлдерелгән “юл карталары” булдырыла

2019 елның 5 июле, җомга

Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында эшлекле климатны яхшыртырга һәм бизнес активлыгын арттырырга мөмкинлек бирә торган кыска вакытлы планнар төзеләчәк. Бу хакта бүген ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының XII киңәйтелгән утырышында Татарстанның элеккеге бизнес-омбудсмены Тимур Ногъманов хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, эшлекле климатны яхшырту буенча планнар район хакимияте тарафыннан булдырыла, шул ук вакытта бизнес-омбудсмен командасы муниципалитетларга бу бурычны үтәргә ярдәм итә. 2019 елда проектның беренче этабы кысаларында эшкуарлар белән 150 тирән әңгәмә үткәрелгән, алар эшкуарлыкның төп «авырткан нокталарын» күрсәткән. Шуннан соң районнарда стратегик сессияләр узган, алар барышында район хакимияте тиешле карарлар кабул иткән.

Элеккеге бизнес-омбудсмен сүзләренә караганда, Түбән Кама, Питрәч, Бөгелмә һәм Яшел Үзән районнарында үсеш проектлары әзерләнгән, ел ахырына кадәр планнар программада катнашучы тагын 11 районда әзерләнәчәк.

Фото: Татар-Информ

Тулырак: http://bavly-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International