8 июльдә Россия-1 каналында Баулы шәһәрендә туып-үскән яшь актер Денис Нуруллин катнашында төшерелгән уналты серияле «Сиделка» мелодрамасы кабат күрсәтелә башлаячак.
Сериалның премьерасы узган елның маенда булды һәм тәүге серияләрдән үк тамашачылар арасында популярлык казанды. Проектта Александра Власова, Илья Акинтьев, Юрий Беляев, Сергей Жигунов, Максим Дрозд кебек танылган актерлар катнаша.
Сериялның яшь рейтингы 12+.
Бүген Денис Нуруллин актив рәвештә кинода төшә һәм Мәскәү Губерна театрында эшли. Әйтик, күптән түгел "Поездка к деду" дип исемләнгән тулы метражлы фильмда төшкән. Аннан алда ул "Безносовъ" дип аталган сериалда төп рольләрнең берсен уйнады.
Автор: Фәридә Зыярова