Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе республика районнарында яшәүче гражданнар өчен ай саен күчмә консультацияләр үткәрә. Территориаль бүлекләрдә гражданнарны Идарә җитәкчесе урынбасарлары кабул итә. Алар барышында гражданнар хокукларны яки кадастр исәбен дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашырганда барлыкка килгән теге яки бу проблемалы ситуацияне, шулай ук идарә эшчәнлеге белән бәйле башка мәсьәләләрне хәл итүдә юридик ярдәм алу мөмкинлегенә ия.
Күчмә кабул итүгә эләгү өчен консультация үткәреләчәк территориаль бүлекнең телефон номеры буенча алдан язылып куярга кирәк.
Киләсе өч айда күчмә консультацияләр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең түбәндәге территориаль бүлекләрендә узачак:
июль аенда - Минзәлә һәм Тукай шәһәрләрендә;
август аенда - Түбән Кама һәм Мамадыш;
сентябрь аенда Алабуга һәм Менделеевск районнары, шулай ук Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары буенча муниципальара бүлекләрдә.
Башка районнарда күчмә консультацияләр аннан соңгы айларда үткәреләчәк. Күчмә консультацияләрнең тулы графигы белән Идарәнең рәсми сайтында (www.rosreestr.tatarstan.ru) танышырга мөмкин (гражданнар мөрәҗәгатьләре) бүлегендә.
Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, күчмә консультацияләр үткәрү вакытында гына түгел, ә Интернет аша да кызыксындырган мәсьәлә буенча профессиональ консультация алырга мөмкин. Бу хакта тулырак мәгълүмат шулай ук Идарәнең рәсми сайтында күрсәтелгән.
Моннан тыш, тәүлек буе эшли торган 8-800-100-34-34 номеры буенча Росреестр колл-үзәгенә шалтыратып, үз сорауларыңны бирергә була.