ЕГРНнан алган өземтәдә хата. Нәрсә эшләргә?

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Күчемсез милекне рәсмиләштергәндә, мәсәлән, сату-алу килешүләрен төзегәндә граждан Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан (ЕГРН) өземтәдә хаталар булуын ачыкларга мөмкин. Хәзерге вакытта ЕГРНнан өземтә - күчемсез милек турында мәгълүмат тупланган универсаль һәм иң дөрес документ. Ә өземтәдә хата булуы – күңелсез хәл, әмма аны хәл итәргә була.

Директор урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина аңлатканча, барлык хаталарны шартлы рәвештә ике зур төркемгә бүләргә мөмкин: техник һәм реестр (кадастр).

Техник хата - арифметик, грамматик хата, ялгыш язылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән, ул ЕГРНдагы мәгълүмат фатир яки җир хуҗасы кулындагы белешмәләрдәге мәгълүматтан аерылуына китерә. Мәсәлән, объектның (йорт, фатир, гараж) яки җир участогы адресы, мәйданы турындагы мәгълүматта.

Гариза биреп, мондый хатаны төзәтергә була. Моның өчен, дөрес белешмәләр белән КФҮ офисларына паспорт һәм документлар белән мөрәҗәгать итү дә җитә. Хатаны 3 көн эчендә төзәтәләр. ЕГРНдагы хаталарны төзәтү өчен дәүләт пошлинасын түләргә кирәкми.

Реестр хатасы булып кадастр эшләрен башкарган зат тарафыннан межалау планында, техник планда, территория планында җибәрелгән хаталар аркасында яки ЕГРНга кертү өчен җибәрелгән документлардагы хаталар аркасында ЕГРНда барлыкка килгән хаталар санала.       

Законда реестр хаталарын төзәтүнең өч варианты каралган:

- межалау яки техник планны формалаштыру юлы белән;

- мәгълүмати хезмәттәшлек тәртибендә;

- мондый хаталарны төзәтү турында суд карарының законлы көченә керүе нигезендә (аның барлыкка килү сәбәпләренә карамастан).

Реестр хатасы булган очракта кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул  техник, яки межа планына үзгәрешләр кертеп, бәяләмә әзерләячәк. Аннан соң кадастр инженеры әзерләгән документларны теркәп, КФҮкә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Реестрдагы хата югарыда күрсәтелгән документларны алганнан соң биш эш көне эчендә төзәтелергә тиеш.

ЕГРНнан хаталы мәгълүматлы өземтә алмас өчен, запрос бирер алдыннан Росреестр сайтында ( rosreestr.ru ) мәгълүматларны тикшерергә киңәш итәбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International