Баулы район ЗАГС бүлегендә июнь аенда 24 туу турында акт теркәлде. Балаларның 12се - малай, 12се - кыз. 5 бала гаиләдә беренче булып, 14е – икенче, 5се - өченче булып туды.
Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур мәгънәле исемнәр кушалар. Мәсәлән, июнь аенда Әмир, Артём, Тамерлан, Сәфинә, Самирә, Аделина, Диана, Надир, Марк, Эмилия, Имилия, Хәҗәр, Ариана, Лея, Никита, Иллария, Ансель, Венер, Эльдар, Арслан, Сергей, Динар, Дина, Сабина дигән исемнәр бирделәр.
Иң яшь анага – 17, иң яшь әтигә 19 яшь, иң өлкән анага 39 һәм иң өлкән әтигә 38 яшь.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 20 пар никахларын рәсми рәвештә теркәде. Иң яшь каләшкә - 20, ә иң яшь кияүгә 23 яшь, иң олы кияүгә – 62 , ә иң олы кәләшкә – 71 яшь.