Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә җитәкче урынбасары Ада Зәйдуллина җитәкчелегендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре белән эшлекле киңәшмә узды.
Чарада Татарстан Росреестры һәм Төзелеш министрлыгының, төзүчеләрнең эскроу счетларыннан файдаланып, проект финанславына күчүенә бәйле хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2019 елның 1 июленнән Россиядә эскроу-счетларны мәҗбүри куллану кагыйдәләре гамәлгә керә башлады. Төзелешне өлешләп финанслаудан проектлы торакка күчү беренчел күчемсез милек базарында катнашучылар өчен рискларны киметү зарурлыгына бәйле.
ММЧ өчен контактлар
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
+8 843 255 25 10