Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы күчемсез милекне рәсмиләштерү турында Youtube каналында сөйли

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштергәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген аңлатучы видеоролик урнаштырды. Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары - физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева һәм ЕГРН алып баруны тәэмин итү бүлеге башлыгы Анна Кайнова әңгәмә форматында йорт төзелеше алдыннан нәрсә эшләргә кирәклеге, күчемсез милек объектын нинди җир участогында төзергә мөмкин булуы һәм башкалар турында сөйләделәр.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан Росреестры гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча оператив мәгълүмат һәм консультация бирү өчен үз YouTube каналын эшләтеп җибәрде.

Әлеге каналда иң актуаль темаларга интервьюлар урнаштырыла, күчемсез милек өлкәсендә закон үзгәрешләре яктыртыла, шулай ук гражданнарга консультацияләр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International