Баулылар "Гербер" удмурт милли бәйрәмендә катнаштылар

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Гербер бәйрәме Удмуртия Республикасының Игрин районында узган. Егерме сигезенче Герберны бәйрәм итәргә бөтен республикадан, Россиянең егерме төбәгеннән, шулай ук чит илләрдән кунаклар җыелган. Бәйрәмдә Покров-Урустамак авылыннан "Зардон" фольклор ансамбле дә катнашкан.

Гербер - кыр эшләрен тәмамлауга багышланган борынгы бәйрәм.

Бәйрәм кунакларын Удмуртия башлыгы Александр Бречалов, республика Дәүләт Советы Рәисе Алексей Прасолов сәламләгән.

Чара кунаклары өчен зур бәйрәм программасы оештырылган. Герберда катнашучылар декоратив-гамәли сәнгать һәм халык һөнәрчелеге осталары урамында булган, милли удмурт ризыклары, шул исәптән традицион ботканы татып караган, шулай ук республика предприятиеләре оештырган утраларны караганнар.

Бәйрәм концертларында Удмуртия шәһәрләре һәм районнарының иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясаган, баулылар да үз талантларын күрсәткән.

Программада шулай ук күргәзмәләр һәм мастер-класслар, удмурт костюмнары күрсәтү, балалар өчен программа, интерактив мәйданчыклар һәм спорт ярышлары булган. Барлык кунакларны да тәмле бәйрәм боткасы белән сыйлаганнар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International