Потап-Томбарлыда яңа авыл җирлеге башлыгын сайладылар

2019 елның 1 июле, дүшәмбе

Бүген Баулы районының Потап-Томбарлы авыл җирлеге муниципаль берәмлеге Советы утырышы узды, анда яңа авыл җирлеге башлыгы сайланды.

Моңарчы авыл җирлеге башлыгы булган Александр Килячков 2 апрельдән эшеннән китте, җирлек башлыгы вазыйфаларын башкаручы булып Светлана Козлова билгеләнгән иде.

Депутатлар бертавыштан Светлана Александровна Козлованы Потап-Томбарлы авыл җирлеге башлыгы вазыйфасына сайланды. Аның урынбасары булып «Хаҗиев» КФХ идарәчесе Илнур Сафуан улы Хаҗиев сайланды.

Автор: Ләйсән Галимова

Тулырак: http://bavly-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International