Яшьләр көне Баулының Октябрь мәйданында бәйрәм ителде. Тантаналы чара “LadyM” бию коллективы дәртле биюе белән ачылды.
Котлау сүзе белән Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин чыкты. Ул районның яшь алдынгыларына һәм активистларына бүләкләр тапшырды.
Традиция буенча Баулы яшьләренең иң актив вәкилләре бүләкләнде.
Чараның тантаналы өлешеннән соң концерт программасы башланды. Бәйрәмне Энҗе Ишбулдина, Энҗе Хәйруллина, “Noname” Баулы рок-төркеме чыгышлары бизәде. Тамашачылар «Баулынефть» идарәсе КВН командасы чыгышын да көчле алкышлар белән каршы алдылар.
Баулыларны үз концерт программалары белән Октябрьский шәһәреннән «Камертон» төркеме һәм Бөгелмәдән «Киви» төркеме сөендерде.
Бәйрәм ахырында Баулы яшьләре өчен дискотека һәм бәйрәм салюты булды. DJ ARTUR GAREEV һәм DJ CHUPA үз музыкаль сетларын уйнады.