28 июнь көнне Баулының үзәк мәйданында «Worldskills» стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты флагын хөрмәтләү тантанасы узды.
Казанда «Worldskills» дөнья чемпионаты башланырга ике айдан кимрәк вакыт калды. Чемпионат алдыннан флаг эстафетасы илебез шәһәрләре буйлап сәяхәт итә. Флаг Россиянең 24 төбәгендә, шулай ук дөньяның 20 илендә һәм хәтта Халыкара космик станциядә булды инде. Дөнья чемпионаты башланганчы байрак Татарстанның барлык муниципалитетлары буенча “сәяхәт кылачак”, шуннан соң Казанга чемпионат ачылышы тантанасына кайтачак. Әлеге вакыйга алдыннан «Worldskills» һәм «Worldskills Kazan 2019» дигән ике флаг республика башкаласыннан Баулы районына китерелде.
«Worldskills» чемпионаты флагын хөрмәтләү тантанасы Октябрь мәйданында Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында узды. Чарада Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин катнашты. Үзенең сәламләү сүзендә ул эшче һөнәрләрнең абруе артуын билгеләп үтте.
Баулыга кунакка чемпионаты талисманнары Алтын һәм Алмаз да килде. Алар белән истәлеккә фотога төшергә мөмкин иде. Шулай ук шәһәрнең һөнәр осталары «Кондитер», «Мехенди-класс», «Җиләк-җимеш букетлары», «Фото креатив», «Автозвук», «Бокс» һ.б. түләүсез мастер-класслар оештырды.
Чарада район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре иҗат коллективлары һәм башкаручылары чыгыш ясады.
Автор: Ләйсән Галимова
bavly-tat.ru