Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган социаль акциядә ике ай эчендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе өч көнлек срокта күчемсез милекне дәүләт кадастр исәбенә кую һәм дәүләт теркәве өчен 30 комплект документны кабул иткән. Шулай итеп, 30 ветеран күчемсез милекне рәсмиләштергән.
Әлеге акция 22 апрельдән 22 июньгә кадәр Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, аларга тиңләштерелгән затлар, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары, концлагерь тоткыннары өчен уздырылды.
Татарстан Росреестрыннан тыш, акциядә кадастр эшләре базарында эшләүче оешмалар катнашты: «Идел буе кадастр инженерлары Ассоциациясе» (ул түләүсез нигездә гражданнарга кадастр эшләрен башкарды) һәм «Техник инвентаризация һәм кадастр эшләренең төбәк үзәге» ҖЧҖ (аның вәкилләре күчемсез милек объектларына техник документларны бушлай әзерләде). Тулаем алганда, үткәрелгән акцияләрдән 39 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларга тиңләштерелгән затлар файдаланган.
ММЧ өчен контактлар
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
+8 843 255 25 10