Баулыларны һәм шәһәр кунакларын Яшьләр көнен бәйрәм итәргә чакыралар

2019 елның 28 июне, җомга

Баулы районы Яшьләр эшләре бүлеге бүген, 28 июнь көнне, шәһәр мәйданында узачак Бөтенроссия Яшьләр көнен бәйрәм итүгә чакыра.

Быел бәйрәм чарасы шулай ук Татарстанда дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга 25 ел тулуга багышланган.

Яшьләр көне программасы:

17:00 – Баулы районы башлыгына һөнәри осталык буенча “WorldSkills” дөнья чемпионаты флагын тапшыру тантанасы. Баулы районы предприятиеләре һәм оешмаларының яшь белгечләрен бүләкләү."WorldSkills Казань - 2019" логотоплы табличка урнаштыру.

17:00 - 18:00 - автозвук фестивалендә катнашучыларның күрсәтмә чыгышлары. 

17:35 - Баулы районы предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре иҗат коллективлары һәм башкаручылары катнашында бәйрәм концерты. “Осталык бәйрәме” - Баулы шәһәренең иң яхшы профессионалларыннан мастер-класслар.

18:20 – “Lady M” бию коллективы катнашында шәһәр мәйданында Яшьләр көнен ачу тантанасы. Баулы районы яшьләр берләшмәләре лидерларын һәм активистларын бүләкләү.

18:35 - "Шок-шоу" интерактивлы уен программасы. Шәһәрнең иҗат коллективлары һәм башкаручылары катнашында концерт.

19:30 - 21:00 - "Камертон" төркеме чыгышы (Октябрьский шәһәре).

21.00 - 22.45 - бию-күңел ачу программасы-дискотека (D.J. ARTUR GAREEV һәм D. J. СHUPA). Бәйрәм салюты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International